Социаль Фонд Татарстанда больничныйлар түләү өчен бер елда 18,6 миллиард сум юнәлдергән
2025 елда Татарстан халкына вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләр түләүгә 18,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән. Бүген коллегиянең Казанда узган йомгаклау утырышында Россия Социаль фондының ТР буенча бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин шул хакта хәбәр итте.
«Барлык больничныйлар электрон рәвештә рәсмиләштерелә. Татарстанлыларга вакытлыча эшкә сәләтсезлек буенча пособиеләр түләүгә ел дәвамында 18,6 миллиард сумнан артык акча юнәлдерелгән», - дип белдерде ул.
Вафин 2026 елда социаль иминият системасында үзмәшгульләр өчен яңа гарантияләр барлыкка килүен әйтте. Хәзер алар иминият взносларын ирекле түләү шарты белән түләнә торган больничный алу мөмкинлегенә ия.
Коллегиянең йомгаклау утырышы Казанда узды, анда ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева да катнашты.
