Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Барда районында «Ягъфәров укулары» конкурсының муниципаль этабы узды

0

Пермь крае Барда районы мәдәният һәм ял үзәгендә галим, фольклорчы, шагыйрь, җәмәгать эшлеклесе Рәшит Фәйзрахман улы Ягъфәров иҗатына багышланган «Ягъфәров укулары» XIII край конкурсының муниципаль этабы узды. Быел аңа 80 яшь тулган булыр иде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конкурста балалар да, өлкәннәр дә катнашты. Конкурсантлар төрле жанрларны үз эченә алган әдәби-музыкаль композицияләр тәкъдим итте: вокал, музыкаль, хореографик, инструменталь, нәфис уку һәм башкалар.

Тамашачылар фольклор коллективларының чыгышларын җылы һәм зур энтузиазм белән кабул итте.

Муниципаль этапны узган коллективлар 6 февральдә Барда мәдәният һәм ял үзәге сәхнәсендә булачак йомгаклау чарасында катнашачак, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса