Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Январь
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16
17
18 19 20 21 22 23 24 25 26 27 28 29 30 31

Башкортстанда Вәсилә Фәттахова исемендәге урам барлыкка киләчәк

0

Башкортстанның Белорет районында тиздән танылган җырчы Вәсилә Фәттахова исемендәге урам пәйда булачак. Бу хакта «Башинформ» агентлыгына Белорет районы башлыгы Азат Хәкимов хәбәр иткән.

Район башлыгы сүзләренә караганда, мәгълүмат адреслар реестрына кертелгән инде. Урам шәһәрнең яңа микрорайонында урнашачак.

Вәсилә Фәттахова Белоретта 1979 елның 31 декабрендә туа. Учалы сәнгать һәм мәдәният көллиятенең хор бүлеген тәмамлый, Уфа дәүләт сәнгать институтының вокал бүлегендә укый. Эстрадада танылган җырчы Айдар Галимов төркемендә бэк-вокалист булып эшли.

Вәсилә Фәттахова Урал Рәшитовның «Туган як» җырын татар һәм башкорт телләрендә башкарып, меңләгән кешенең күңелен яулый. Җыр «Бәллүр сандугач» эстрада җыры фестивалендә «интернациональ җыр» номинациясендә иң яхшы җыр дип таныла, шулай ук 2008 елда ел саен үткәрелә торган «Татар җыры» халыкара татар җыры фестивалендә «10 еллыкның иң яхшы хиты» номинациясендә лауреат була.

26 гыйнварда популяр җырчы, Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Вәсилә Фәттахованың вафат булуына ун ел тулды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса