Көчле кар яву сәбәпле, Казаннан Мәскәүгә баручы поездлар тоткарлана
Көчле кар яву сәбәпле, Горький тимер юлында хәрәкәт кыенлашкан. Начар һава торышы аркасында алты пассажир поезды тоткарланган, шул исәптән Казаннан Мәскәүгә баручы поездлар да, дип хәбәр итә РИА Новости.
129нчы номерлы Казан-Мәскәү поезды 1 сәгать 11 минутка, ә 128нче номерлы Мәскәү-Казан поезды 2 сәгать 40 минутка соңга калып килгән. Шулай ук Йошкар‑Ола, Чабаксар, Ижау һәм Круглое Поледан килүче поездлар да сәгать ярымнан ике сәгать ярымга кадәр тоткарлыклар белән килеп җиткән.
Горький тимер юлында хәбәр итүләренчә, хәрәкәт һава торышы шартлары аркасында кыенлашкан, әмма барлык составлар да тиешле станциягә барып җиткән.
