Актаныш егете «Батырлык өчен» медале белән бүләкләнде
Актаныш районы егете, махсус хәрби операциядә катнашучы «Бобёр» позывнойлы Нияз Нуруллин дәүләт бүләгенә — «Батырлык өчен» медаленә лаек булды. «Ихластан котлыйбыз!» – дип яза «Актаныш» сайты.
Нияз Нуруллин 29656 нчы хәрби частьта, 1232 нче полкта хезмәт итә. Күптән түгел каты бәрелешләр вакытында авыр яраланды, госпитальдә аягына катлаулы операция кичерде. Хәзер тернәкләнү өчен Актанышка, гаиләсе янына кайтты. Табиблар әле дә аның тулы тернәкләнүе өчен көрәш алып бара.
«Якташыбызны лаеклы бүләккә лаек булуы белән «Без бергә» фонды директоры, волонтёр Лилия Гикрамина да котлады. Аерым рәхмәт сүзләрен аның әнисе, актив волонтёр Фирдания Нуруллинага да әйтәбез. Фирдания апа батыр йөрәкле, рухы нык булган ул тәрбияләп үстергән олы җанлы ана!» – диелә хәбәрдә.
