Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Ләйлә Фазлыева: Татарстанда фәнни эзләнүчеләр саны 16,5 меңгә җитте

0

Татарстанда фәнни эзләнүчеләр, тикшеренүчеләр саны республиканың яңа тарихында максимум дәрәҗәсенә җиткән. ТР Премьер-министры Ләйлә Фазлыева ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта шул хакта хәбәр итте.

«Фәнни-тикшеренүчеләр персоналы Татарстанда республиканың яңа тарихында максимумга җитте – 16,5 мең тирәсе кеше. Соңгы тапкыр мондый санга 1999 елда ирешкән идек», – диде ул.

Фәнни-технологик үсеш белән идарә системасының җитлегү индексында Татарстан беренче урынны били.

Ләйлә Фазлыева фән өлкәсендә 2025 ел нәтиҗәләрен әйтте. «Фәнни эзләнүләргә эчке чыгымнарның күләме өчтән ике өлешкә кадәр үсте. Соңгы биш елда бу индикатор өч тапкырга диярлек артты», – диде.

Вице-премьер һәр галимнең финанс ягыннан тәэмин ителеше буенча да Татарстан күрсәткече РФ буенча уртача саннан югарырак булуын билгеләп узды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса