Татарстан Гидрометеоүзәге республиканың кар иң күп яуган шәһәрләрен атады
Гыйнвар аенда Татарстанның көнбатыш районнарында иң күп кар яуган. Казанда айлык норманың – 150 проценты, Арчада 200 проценты күләмендә, ә Түбән Карамалыда тагын да күбрәк кар яуган. ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы Феликс Гоголь «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.
«Күпчелек районнарда гыйнвар аенда уртача айлык явым-төшем күләме - 39-83 миллиметр, ягъни айлык норманың 128-222 процентын тәшкил итте. Шул ук вакытта, ике районда – Бөгелмә һәм Азнакайда – явым-төшем күләме нормага якын, ягъни 30-35 миллиметр чамасы булды », - дип сөйләде ул.
Гоголь китергән мәгълүматлар буенча, гыйнварда иң күп кар Арчада (83 миллиметр) һәм Казанда (69 миллиметр) яуган. Яшел Үзән районының Карамалы метеостанциясендә 80 миллиметр кар явуы теркәлгән.
«Казанда явым-төшем күләме айлык норманың 151 процентын тәшкил итте, әмма шәһәрдә норма бик югары, моны истә тотарга кирәк, Арчада ул – 200 процент, яки ике норма, Карамалыда – ике нормадан артык, 222 процент», - дип ачыклык кертте ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе башлыгы.
Кар катламының биеклеге соңгы бураннар хисабына шактый артты һәм ул 40-68 сантиметр тәшкил итә. Кайбыч, Чистай, Мөслим, Азнакай һәм Бөгелмәдә – 25-38 сантиметр.
