Әлмәт районында «КамАЗ» белән булган авариядә хатын-кыз һәлак булган
Әлмәт районында Renault һәм «КАМАЗ» автомобильләре бәрелешкән, җиңел машина белән идарә иткән хатын-кыз һәлак булган.
Татарстан Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр итүләренчә, 32 яшьлек хатын-кыз Renault машинасында каршы як полосага чыккан һәм йөк машинасы белән бәрелешкән. Йөртүче шунда ук үлгән, диелә хәбәрдә.
