Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4
5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Узган елда Республика онкологик диспансерында 28 мең кешегә операция ясалган

0

Узган 2025 елда Республика онкологик клиник диспансерында 28 мең кешегә хирургия ярдәме күрсәтелгән. Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында М.Сигал исемендәге Республика онкологик клиник диспансеры баш табибы Марат Мөхәммәдиев хәбәр итте.

«Без операциядән соң пациентның мөмкин кадәр тизрәк тернәкләнүен кайгыртабыз. Күп еллар зур кисем аша ясалса, хәзер күп операцияләр кечкенә кисемнәр аша үткәрелә. Пациент икенче көнгә үк аягына басып йөри ала, берничә көннән гаиләсенә кайта. Безнең төп бурыч – авыруларга бөтен кирәкле ярдәмне күрсәтү», – дип белдерде баш табиб.

«Үткән елда Республика онкологик клиник диспансеры сырхауханәсе, шул исәптән, аның филиаллар челтәре аша 360 мең кеше үткән. Казандагы сырхауханәгә 260 мең кеше мөрәҗәгать иткән. Шулай ук, Әлмәт, Чаллы филиалларын да исәпкә алып, стационар аша 76 мең кеше узган», – диде Марат Мөхәммәдиев.

Баш табиб сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча 9 яңа инновацион диагностика алымы кертелгән. «Хастаханә дөнья трендлары буенча эшли», – диде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса