Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Нурлатның Киекле мәктәбе укучысы Азиза Казакова илкүләм олимпиадада призлы урын алган

0

Киекле мәктәбе укучысы Азиза Казакова Д.И.Менделеев исемендәге XXII Бөтенроссия фәнни-тикшеренү эшләре бәйгесендә призлы урын яулады. Бу хакта «Нурлат-информ» хәбәр итә.

Бәйгенең финал этабы Мәскәү шәһәрендә узган. 9 сыйныф укучысы Азиза «Әдәбият белеме» секциясендә «А.С.Пушкинның «Евгений Онегин» романында кием-салым» эше белән чыгыш ясаган һәм 40 катнашучы арасында өченче урынга лаек булган. Бәйгегә исә бөтен Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә 1200ләп эш кабул ителгән.

«Азиза рус теле һәм әдәбияты буенча олимпиадаларда, республика бәйгеләрендә уңышлы катнаша. Д.И.Менделеев исемендәге бәйгенең декабрьдә узган төбәк этабында икенче урынны яулады һәм шул рәвешле Мәскәүгә чакыру алды. Бу уңышы аңа яңа үрләр яулау өчен зур стимул һәм башкалабызның кайбер уку йортларына укырга кергәндә өстәмә баллар да бирә», – диде Азизаның фәнни җитәкчесе, Киекле мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы Марина Наумова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса