Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5
6
7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Быел Россиядә экспортерларга ярдәм итү өчен 2,4 миллиард сумга якын акча каралган

0

2026 елда Россиядә экспортерларга ярдәм итүгә 2,4 миллиард сумга якын акча каралган. Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары – статс-секретарь Роман Чекушов Казанда узучы «Россиядә эшләнгән. Дөньяда сайлыйлар» Бөтенороссия конференциясендә «Татар-информ» агентлыгына шундый саннар китерде .

«2,36 миллиард сум – 2026 елга федераль бюджетта каралган акчалар. Без әлеге акчалар төбәкләрдә экспортка ярдәмне тәэмин итү өчен җитәрлек булыр дип өметләнәбез. Алар, һичшиксез, Россия Федерациясе субъектларында экспортер өчен «бер тәрәзә» булып тора», - диде Чекушов.

Ул Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә киләсе өч елга Россия экспортерларына ярдәм итү өчен финанс чаралары планлаштырачакларын әйтте.

«Әлбәттә, без быелга билгеләнгән дәрәҗәне сакларга теләр идек һәм Россия экспорт үзәге белән берлектә кирәкле ярдәмне тәэмин итү мөмкинлекләр эзләячәкбез», - дип сүзен төгәлләде ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса