Казанда светофорның тыю сигналына барган автобус йөртүчесен җаваплылыкка тартканнар
Казанда светофорның тыю сигналына барган автобус йөртүчесен җаваплылыкка тартканнар. Хокук бозуны Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре социаль челтәрләр мониторингы барышында ачыклаган.
Тикшерү инцидентның 18 гыйнварда 09.31 сәгатьтә Ю.Фучик урамы, 149 йортында булуын ачыклаган. Хокук бозучының шәхесен оператив рәвештә ачыклаганнар, ул 42 яшьлек ир-ат булып чыккан. Машина йөртүчегә карата светофорның кызыл сигналына барган өчен административ беркетмә төзелгән. Аңа административ штраф яный.
