Татарстанда күп функцияле үзәкләр эшенең 76 проценты электрон форматка күчерелгән
Татарстанда күп функцияле үзәкләр башкара торган эшнең 76 проценты электрон форматка күчерелгән. Татарстан Республикасы күп функцияле үзәге дәүләт бюджет учреждениесе директоры Ленара Мозаффарова коллегиядә шулай дип белдерде.
«Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп, Мозаффарова үзәкләр эшендә цифрлаштырылган процесслар өлеше 12 процент чамасы булуын искәртте.
Шул ук вакытта, аның сүзләренчә, офлайн-офисларның популярлыгы кимеми.
«Цифрлаштыру һәм электрон хезмәтләр үсешенә карамастан, үзәкләрдә кешеләр саны кимеми. Барысын да онлайн эшләве уңайсыз. Бер хезмәт алудан тыш, сез хезмәткәргә тагын сораулар бирәсез бит: ә монда нәрсә эшләргә, ә ничек эшләсәң яхшырак? Һәм хезмәткәр сезгә җавап бирәчәк. Аралашу - иң мөһиме. Ул безнең кешеләргә кирәк һәм аңа һәрвакыт ихтыяҗ булачак», - дип нәтиҗә ясады Мозаффарова.
