Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Чаллыда илкүләм проект буенча 1,4 чакрым озынлыкта канализация челтәрләре ремонтланачак

0

Чаллының Татарстан урамында 1,4 чакрым озынлыкта хуҗалык-көнкүреш канализациясе челтәренә капиталь ремонт дәвам итәчәк. Эшләр «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында башкарылачак, дип хәбәр итә ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы матбугат хезмәте.

Төзелеш-монтаж эшләре 2026 елның мартыннан октябренә кадәр барачак. Проектны гамәлгә ашыруга 44,6 миллион сум акча юнәлдерү күздә тотыла.

«ТР инженерлык челтәрләренең баш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе мәгълүматлары буенча, торба үткәргеч 1971 елда файдалануга тапшырылган һәм 85 проценттан артык тузган. Тикшерүләр гидроизоляциянең бозылуын һәм интенсив коррозияне күрсәткән. Бу участокта элегрәк берничә тапкыр авария нәтиҗәләре бетерелгән иде.

Капиталь ремонт барышында диаметры 400 миллиметрлы торбаларны күп катлы полиэтилен торбаларга алыштырачаклар. Нәтиҗәдә, шәһәрдә яшәүче 3518 кешегә коммуналь хезмәтләр күрсәтү сыйфаты яхшырыр дип көтелә.

Чаллыда илкүләм проект кысаларында коммуналь инфраструктураның 15 объектын ремонтлау күздә тотыла. Гомумән алганда, «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча, Әлмәт һәм Лениногорск районнарындагы ике объектны да кертеп, 17 объектны модернизацияләү планлаштырыла, эшләр 2,5 миллиард сумга төшәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса