Зәйнең «Миләшкәй» бакчасында тәрбияләнүчеләр хәрбиләргә җибәрү өчен рәсемнәр ясады
Зәй шәһәре «Миләшкәй» балалар бакчасының өлкән төркемендә тәрбияләнүчеләр махсус операция зонасында хәрби бурычын үтәүчеләргә рәхмәт белдереп, рәсемнәр ясады. Бу хакта «Зәй-информ» сайты хәбәр итә.
Балалар рәсемнәрендә Ватанны саклаучыларга рәхмәтләрен җиткерде. Һәр рәсем үзенчәлекле, ачык төсләр, шатлык һәм җылылык белән тулы иде.
Барлык рәсемнәр балалар һәм аларның ата-аналары җыйган гуманитар ярдәм белән бергә тупланды. Якын арада посылкалар Мирный бистәсе мәдәният йортында маскировка челтәрләре үрүче волонтерларга тапшырылып, махсус хәрби операция зонасына җибәреләчәк.
Балаларның рәсемнәре һәм хатлары махсус хәрби операциядә катнашучыларга бүләк булачак.
