Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7
8
9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

2026 елда торак сертификатларына 10 млрд сум юнәлдереләчәк

0

РФ Хөкүмәте 2026 елда торак сертификатларын бүлүне раслады. Бу максатларга федераль бюджеттан 10 млрд сумнан артык акча җибәреләчәк, диелә рәсми сайтта. Боерыкны премьер-министр Михаил Мишустин имзалады.

«Сертификатлар гражданнарга барлык кирәкле социаль инфраструктура белән җиһазландырылган торак пунктларга күчеп торак шартларын яхшыртырга яки алар яшәгән шәһәрләрдә уңайлырак фатирлар алырга мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үтелә хәбәрдә.

Торак белән тәэмин итү федераль законда каралган аерым категория гражданнар ярдәмгә өметләнә ала. Алар арасында – Чернобыльдән зыян күрүчеләр, мәҗбүри күченүчеләр, Байконурдан күчеп килүче гражданнар, ерак төньяк районнары һәм ябык административ-территориаль берәмлекләр халкы, шулай ук хәрби хезмәткәрләр, Эчке эшләр органнары һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре.

«Гамәлдәге нормативлар буенча торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булганнарга ярдәм каралган», – дип ачыклык керттеләр Хөкүмәттә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса