Минзәләдән китәчәк гуманитар йөк составында автомобиль булачак
Радик һәм Салават Фаттаховлар фронттагы Минзәлә егетләренә җибәрү өчен тагын бер автомобиль әзерләделәр. Бу автомобиль тиздән Минзәләдән китәчәк гуманитар йөк составында булачак. Бу хакта «Минзәлә» газетасы яза.
Фаттаховлар гаиләсе даими рәвештә махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләргә ярдәм итеп тора. Әлеге автомобиль дә егетләр өчен бик кирәк техника.
