Миңнеханов Согуд Гарәбстаны инвесторларын Татарстан аша Россия базарына чыгарга чакырды
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны инвесторларын республиканы Россия базарына керү ноктасы буларак кулланырга чакырды. Бу хакта ул Эр-Риядта узган «ИННОПРОМ» беренче халыкара сәнәгать күргәзмәсенең пленар сессиясендә әйтте.
«Без Согуд Гарәбстаны инвесторларын Россия базарына керү өчен безнең махсус икътисади зоналарны, сәнәгать һәм индустриаль мәйданчыкларыбызны карарга чакырабыз. Бу система эшләнгән», - диде Миңнеханов.
Ул искәрткәнчә, Татарстан партнерлык финанславы буенча эксперимент барышында ислам банкингы инструментларын үстерә.
Элегрәк Миңнеханов хәбәр иткәнчә, 2025 елда Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында товар әйләнеше 100 млн долларга җиткән. «Әмма бу без теләгәнчә түгел, дип саныйм», - дип ассызыклады ул.
Татарстан Эр-Риядта «ИННОПРОМ»ның регион-партнеры буларак чыгыш ясый. Республика 117 кв. метр мәйданлы коллектив стенд булдырды. Татарстаннан 19 компания үз продукциясен һәм үз эшләнмәләрен тәкъдим итте.
