Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Рөстәм Миңнеханов Согуд Гарәбстаны инвестицияләр министры белән очрашуда катнашты

0

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе сәнәгать һәм сәүдә министры Антон Алихановның Согуд Гарәбстаны инвестицияләр министры Халид Бин Абдулазиз Әл-Фалих белән очрашуында катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

Республика җитәкчесе ике ил арасындагы мөнәсәбәтләр кысаларында Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлеген ассызыклады.

Моннан тыш, ул Согуд Гарәбстаны вәкилләренең «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркемендә актив катнашучылар исәбендә булуын билгеләп үтте.

Икътисадка килгәндә исә, республика Рәисе сүзләренчә, Татарстанда «Күзаллау 2030» стратегиясе кысаларында, барыннан да элек, яшел икътисадны үстерү һәм цифрлаштыру өлешендә ил тәҗрибәсен актив өйрәнәләр.

«Соңгы елларда Татарстан белән Согуд Гарәбстаны арасында товар әйләнеше тотрыклы үсә, әмма әлегә саннар тыйнак. 2025 елның 9 ае нәтиҗәләре буенча ул 72 миллион доллар тәшкил итте. Безнең сәүдә-икътисади һәм инвестицион хезмәттәшлекне киңәйтү өчен бөтен мөмкинлекләребез бар», - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Ул хезмәттәшлекне киңәйтү өчен кызыклы булган тармакларга тукталды – хәләл продукция китерү, ислам банкингы инструментлары аша эшләү. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республика белән якыннанрак танышу өчен «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында килү файдалы булыр иде.

Әңгәмә барышында Татарстан лидеры шулай ук быел Җиддәдә Ислам дөньясының мәдәни башкаласы буларак Казанны тәкъдим итү турында сөйләде һәм Согуд Гарәбстаны делегациясен әлеге статус кысаларындагы чараларда катнашырга чакырды.

Халид Бин Абдулазиз Әл-Фалих Рөстәм Миңнехановка Татарстанның икътисади һәм сәнәгать потенциалы турында җентекләп сөйләве өчен рәхмәт белдерде. Ул белдергәнчә, республика Согуд Гарәбстаны өчен Россиягә инвестицияләр керү ноктасы буларак зур кызыксыну уята. Һәм корольлек делегациясе якындагы «KazanForum»да һичшиксез катнашачак, дип хәбәр итте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса