Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9
10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Әтнә имам-мөхтәсибенең якын туганнары истәлегенә: Аларның киткәнен күңел кабул итми

0

Фаҗига кичә Биектау районында була. Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, «Лада Гранта» автомобилен йөртүче каршы як юл полосасына чыккан һәм Chery автомобиле белән бәрелешкән. Ни кызганыч, «Лада Гранта» автомобиле руле артында булган Нур Сәгъдиев һәм хәләл җефете Рәмзия апа алган җәрәхәтләрдән шунда ук җан биргән. Chery Tiggo автомобиле йөртүчесе һәм пассажиры хастаханәгә озатылган.

Рәмзия һәм Нур Сәгъдиевларны бүген Әтнәнең Олы Өшкәтә авылында соңгы юлга озатып, җир куенына иңдергәннәр.«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе мәрхүмнәрнең якын туганнары белән элемтәгә чыгып, аларның тирән кайгысын уртаклашты.

«Ник кенә «кайтмагыз» дип әйтмәдем, дип өзгәләнә әнкәй»

Наил хәзрәтнең тормыш иптәше Гөлназ ханым Сәгъдиева сүзләренчә, Нур абый – гаиләдә олы бала, аннары Рамил абый һәм Наил хәзрәт – төпчеге.

Нур абый белән Рәмзия апа Казанның Авиатөзелеш районында яшиләр иде. Безгә – төп йортка – әнкәйнең туган көненә кайтырга чыкканнар иде. Әнкәйнең туган көне бүген булса да, дүшәмбегә туры килгәч, бер көнгә иртәрәк кайтырга уйлаганнар иде. Шулай якшәмбе көнне барыбыз бергә җыелып, чәйләп алырга ниятләгән идек. Әнкәйгә менә бүген 83 яшь тулды. Бик авыр хәлләр. Үз туган көненә «ник кенә кайтмагыз» дип әйтмәдем» дип өзгәләнә инде...

Рәмзия апа белән Нур абый бер малай тәрбияләп үстерделәр. Ул – гаиләле, ике баласы бар. Нур абыйга 11 июньдә 60 яшь туласы иде. Рәмзия апага 10 гыйнвар көнне 57 яшь тулды гына әле, – дип сөйләде Гөлназ Сәгъдиева.

Кайвакыт авыр хәсрәт киләсен күңел сизгән күк, әнкәйләре Фирдәүсә апа да начар төшләр күргән булган. «Әнкәйгә төшләр керде инде. «Әни, әти, апайлар, абыйлар кайтты төштә...» – дип, мәетләрне күп күрде инде», – дип уртаклашты Гөлназ ханым.

«Бик күп укый иде Нур абый...»

Нур абый Казан вертолет заводында эшләгән, уллары да шунда хезмәт куя икән. Рәмзия апа 12нче хастаханәдә шәфкать туташы булып эшләгән.

Килендәшем бик ачык, энергиясе ташып тора иде. Беркайчан «булмый» дип тормады. «Әйдә, эшлибез, була ул», – дип, эшкә этәреп торды. Җәй көне җиләккә кайтыр иде, җиләк җыярга ярата иде.

Нур абый тыныч кына холыклы, сабыр, бик күп әйберләрне белә иде. Безгә кайткач та сөйләр иде: «Шул ризык моннан, теге ризык моннан файдалы, ашказаны авыртса, моны ашарга кирәк...» Бик күп укый иде. Безнең балалар бик ярата иде аны. «Нур абый кайчан кайта?» – дип үлеп торалар иде. Үзе дә балаларны бик яратты Нур абый. Бик туганчыл булды», – дип җылы сүзләр белән искә алды Гөлназ Сәгъдиева.

«Мондый әни җанлы бала бүтән буламы икән?!» – ди апа»

Нур абыйның туганнан туганы Гөлсинә ханым да икесен берьюлы соңгы юлга озатуны бик авыр кичергәннәрен әйтте.

Әйтеп аңлата торган кайгы булмады инде бу. Әниләренең туган көненә кайтып җитә алмадылар шул, Аллаһның рәхмәте. Әнисе улы турында «көн саен 11 дә шалтырата иде, инде кем шалтыратыр миңа...» – ди. Көн саен билгеле бер вакытта шалтырата торган булган. Ә әтиләре күптән вафат инде аларның.

Ул кичә иртәнге 9да шалтыраткан да: «Әни, без кайтыйкмы икән?» – дип сораган. «Үзегезгә карагыз, бик буран ич», – дип әйттем ди апа. Әниләренә шуның кадәр игътибарлы иде инде алар. «Мондый әни җанлы бала бүтән буламы икән?!» – ди апа.

Дөнья яшәгәндә һәрнәрсә белән кызыксынучан, шәфкатьле, мәрхәмәтле, кешелекле. Беркемгә каты бәрелми, йомшак табигатьле иде Нур. Нинди матур сүзләр бар – бөтенесен әйтергә мөмкин бу гаиләгә карата. Туган җанлы, һәрвакыт шушы авылга кайтып, туганнарына ярдәм итешеп, аларга көзге, язгы, җәйге эшләрдә булышып йөргән Нур белән Рәмзия инде бу.

Бозлавык харап иткәнме, буранмы – нәрсә дип әйтсәң дә... Бик авыр. Шулкадәр матур итеп, бер-берсен хөрмәт итеп яшәделәр. Икесен берьюлы алып чыгып киттеләр. Күңел кабул итми әле аларның киткәнен. Аллаһка да шундый яхшы күңелле кешеләр кирәктер инде. Урыннары оҗмахта булсын! – дигән теләктә калды Гөлсинә апа.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы редакциясе Сәгъдиевларның тирән кайгысын уртаклаша. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен! Рәмзия һәм Нур Сәгъдиевларның авыр туфраклары җиңел, урыннары җәннәттә булсын!




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса