Татарстан Рәисен сайлауларны әзерләү һәм уздыру өчен 458,4 млн сумнан артык акча тотылган
Татарстан Рәисен сайлауларны әзерләү һәм уздыру өчен 458,7 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Шулардан 458,4 млн сумы тотылган, ягъни 99,9 проценты. Бу хакта ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Андрей Нефедов ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты утырышында хәбәр итте.
«ТР Рәисен сайлауларны әзерләү һәм уздыру өчен бюджетта 407,5 млн сум каралган иде. Сайлауларны уздырганнан соң республика Үзәк сайлау комиссиясе территориаль һәм участок сайлау комиссияләре рәисләренә һәм секретарьларына хезмәт өчен түләү өчен өстәмә рәвештә 51,2 млн сумнан артык акча бүлеп бирде», – дип сөйләде ул.
Акча шулай ук басма продукция әзерләүгә, элемтәгә, транспортка, командировкаларга, канцелярия товарларына, сайлау комиссияләре өчен җиһазларга, сайлаучыларга мәгълүмат бирүгә һәм башка максатларга юнәлдерелгән.
Нефедов сүзләренчә, ТР бюджетыннан сайлауларны әзерләү һәм уздыруга бүлеп бирелгән акчалардан 313,6 мең сум калган. «Тотылмаган акчалар республика бюджетына кире кайтарылды», - дип ассызыклады ул.
Үзәк сайлау комиссиясе рәисе урынбасары өстәп әйткәнчә, дүрт кандидатның сайлау фондларына гомуми суммада 58,7 млн сумнан артык акча кергән. Акчаларның 91,4 проценты тотылган.
Татарстан Рәисен сайлаулар республикада узган елның 14 сентябрендә узды. Аларда Рөстәм Миңнеханов җиңү яулады.
