Татарстанда алимент түләү турында килешү төзү мәсьәләләренә багышланган туры элемтә уза
11 февральдә РФ Президентының Татарстандагы кабул итү бүлмәсендә алимент түләү турында килешү төзү мәсьәләләренә багышланган туры элемтә узачак.
Консультацияләр 10:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр үткәрелә.
Республика халкының мөрәҗәгатьләренә Татарстан Нотариаль палатасы хезмәткәрләре җавап бирәчәк. Сорауларны 221-80-35 телефоны буенча бирергә мөмкин.
