Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10
11
12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнуллина Татарстан һәм Согуд Гарәбстаны хезмәттәшлеге өчен перспективалы 3 өлкәне атады

0

Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина «Татар-информ» агентлыгына республика белән Согуд Гарәбстаны арасында хезмәттәшлекне үстерү өчен перспективалы 3 өлкәне атады.

«Авыл хуҗалыгы, мәгълүмати технологияләр һәм хәләл индустриясе хезмәттәшлекне үстерү өчен перспективалы өлкәләр булырга мөмкин», – диде ул.

Ул билгеләп үткәнчә, узган елның тугыз аенда Татарстан Республикасы һәм Согуд Гарәбстаны арасында товар әйләнеше 72,1 миллион доллар тәшкил иткән, шуның 99 проценты - Татарстаннан Согуд Гарәбстанына җибәрелгән товарлар.

«Нигездә, бу - нефть һәм нефть продуктлары», - дип өстәде агентлык җитәкчесе.

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Согуд Гарәбстанының Эр-Рияд шәһәрендә ИННОПРОМ халыкара сәнәгать күргәзмәсендә эшли.

Миңнеханов пленар сессиядә хәбәр иткәнчә, ел нәтиҗәләре буенча төбәк белән Согуд Гарәбстаны арасында товар әйләнеше күләме 100 миллион доллар дәрәҗәсендә көтелә, әмма бу чик түгел.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса