Чаллыда пристав суд бинасы янында хәле китеп егылган хатын-кызга ярдәм иткән
Чаллыда суд приставы Азамат Хилаев суд бинасы янында карда яткан хатын-кызга ярдәм күрсәткән. Аның хәле начарайган һәм ул кеше ярдәменнән башка аягына баса алмаган. Бу хакта Республика суд приставлары идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Пристав ашыгыч ярдәм чакырткан һәм табиблар килгәнче аның яныннан китмәгән.
Табиблар хатын-кызны урында ук караган һәм алга таба тикшерү өчен хастаханәгә алып киткән.
Фото: Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча баш идарәсе
