Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан аграрийлары 10 миллиард сумлык яңа техника сатып алган

0

Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 2025 елда гомуми күләме 10 миллиард сумнан артып киткән 2596 берәмлек техника сатып алган. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Кәримов «Казан Агро-2026» күргәзмәсендә түгәрәк өстәл барышында шулай дип белдерде. Бу хакта «РТ Онлайн» хәбәр итә.

Министр урынбасары билгеләп үткәнчә, заманча техника белән тәэмин ителеш кирәкле күләмдә көндәшлеккә сәләтле продукция эшләп чыгару һәм илнең азык-төлек иминлеген ныгыту өчен нигез булып тора.

Кәримов аңлатканча, техника бәясенең 30 процентын субсидияләүне, шулай ук башлангыч һәм агымдагы лизинг түләүләрен күздә тоткан техник һәм технологик яңарту республика программасы паркны яңартуның драйверы булган.

Дискуссиянең модераторы, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының агросәнәгать комплексын инженер-техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Илнар Габбасов төбәктә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» федераль проектын («Нәтиҗәле һәм көндәшлеккә сәләтле икътисад» илкүләм проекты) гамәлгә ашыру дәвам итә, дип билгеләп үтте.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса