Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12
13
14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Бөгелмәдә «Онытылган тарих-2026» Бөтенроссия конференциясе узды

0

Бөгелмә һөнәри педагогика көллиятендә «Бөгелмә: онытылган тарих-2026» Бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе узды. Анда илнең төрле төбәкләреннән тарихчылар, туган якны өйрәнүчеләр, архивчылар, мәктәп укучылары һәм студентлар – шәһәрнең тарихи мирасын өйрәнү һәм саклау белән шөгыльләнүчеләр катнашты. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференциягә Татарстан Республикасындагы Россия хәрби-тарихи җәмгыяте ярдәм күрсәтте. Оештыручылар ролендә җәмәгать эшлеклеләре, тарихчылар Максим Иванов һәм Станислав Недобежкин чыгыш ясады. Мәйданчык Бөгелмә һәм якын-тирә территорияләр тарихының аз өйрәнелгән сәхифәләре турында фикер алышкан тикшеренүчеләрне берләштерде.

Жюрины Президент академиясенең (Мәскәү) Мәгариф киңлеген индивидуальләштерү һәм үстерү үзәге директоры Таһир Салихов җитәкләде.

Конференциянең аерым блогын яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүдә педагогларның роленә багышладылар. Светлана Якупова, Светлана Бенковская, Гүзәл Рәхимова, Гүзәл Андреева, Алена Ефимова, Рәмзия Игътисамова, Елена Тарасова һәм Ләйсән Фонакова Россия хәрби-тарихи җәмгыятенең төбәк бүлеге Рәхмәт хатларына лаек булды.

Фәнни эшләрне яклау нәтиҗәләре буенча 14 яшькә кадәрге катнашучылар арасында беренче урынны Игнат Мөхәммәтҗанов (фәнни җитәкчесе – Ирина Соколова, 5нче мәктәп) алды. 14 яшьтән өлкәнрәкләр категориясендә Арина Попова (фәнни җитәкчесе – Лилия Шәмсиева, 1нче мәктәп) һәм Диана Фәтхуллина (фәнни җитәкчесе – Елена Тарасова, 1нче мәктәп) җиңүчеләр булды. Виктор Тифунлега (фәнни җитәкчесе – Л.М.Нәҗмиева) махсус бүләкне) тапшырылды.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса