Юрист хезмәткәргә нинди очракларда үз хисабына отпуск бирелә алуын әйтте
Эш бирүче хезмәткәренә баласы туганда, рәсми никахларын теркәгәндә йә якын туганнары үлгәндә үз хисабына отпуск бирергә тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Александр Хаминский сөйләде.
«Мондый очракларда иң күп биш календарь көн ял бирелә ала», – дип өстәде Хаминский.
Ул билгеләп үткәнчә, гражданнарның аерым категорияләренә билгеле бер шартларда озынрак сроклы отпуск бирелә ала.
Мәсәлән, эшләүче инвалидлар өчен түләнми торган отпуск елына 60 көнгә кадәр тәшкил итә ала. Моннан тыш, Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм хәрбиләрнең башка категорияләре өчен отпуск елына 35 көнгә кадәр, ә эшләүче пенсионерларга картлык буенча – 14 көнгә кадәр.
