Татарстан яшь гвардиячеләре Лисичанск һәм Рубежноега 4 тонна гуманитар ярдәм китерде
«Бердәм Россия Яшь Гвардиясе» Бөтенроссия иҗтимагый оешмасының Татарстан төбәк бүлеге активистлары республика шефлыкка алган Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә 4 тонна гуманитар ярдәм китерде.
Гуманитар миссия кысаларында ярдәм хәрбиләргә һәм халыкка тапшырылды. 72нче мотоукчы бригадасына яшь гвардиячеләр, хәрбиләрнең заявкалары буенча, ут сүндергечләр һәм су китерде.
110нчы аерым штурм бригадасына азык-төлек, шәхси гигиена чаралары һәм башка кирәк-яраклар тапшырдылар. Хәрбиләр волонтерларга һәм республика җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.
Рубежное шәһәренең гуманитар үзәгенә халык өчен кием- салым, ә бер госпитальгә - мендәрләр, юрганнар, урын-җир әйберләре һәм медикаментлар китерделәр.
Моннан тыш, «Солдатка хат» акциясе кысаларында активистлар Татарстан балалары һәм яшьләре исеменнән республика премьер-министры урынбасары Ринат Садыйковка хәрбиләргә тарату өчен хатлар тапшырды.
Махсус хәрби операция башланганнан бирле Татарстан яшь гвардиячеләре 86 миллион сумлык 420 тонна йөк җыеп озаткан.
