Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Мәскәүдә Муса Җәлил һәйкәле янында шагыйрьнең тууына 120 ел тулуга багышланган акция узды

0

Мәскәүдә шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле янында аның тууына 120 ел тулуга (ул 15 февральдә билгеләп үтелә) багышланган истәлекле чара узды. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Чарада катнашучылар алдында Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Фәннур Гарифуллин, Мәскәү шәһәр Думасы депутаты Евгений Селиверстов, шулай ук шагыйрьнең кызы Чулпан Җәлилова чыгыш ясады.

«Бүген Муса Җәлилнең кызы Чулпан Муса кызының яныбызда булуы - безнең өчен зур мәртәбә. Үзенең батырлыгы, шигырьләре белән ул кешелек тарихында үз исемен мәңгеләштерде. Муса Җәлил барлык совет кешеләре һәм замандашлар өчен ныклык, каһарманлык, Ватанга тугрылык символына әверелде. Аның үрнәге, тормышы, ихтыяр көче халык хәтерендә мәңге саклансын», - диде Фәннур Фәргать улы үзенең сәламләү сүзендә.

Фото: t.me/PolpredstvoRT

Чулпан Муса кызы сугышка кадәрге балачак хатирәләре белән уртаклашты һәм әтиләр буыны батырлыгы турында истәлекне саклауның мөһимлеген искәртте.

Чара барышында Мәскәүнең Муса Җәлил исемендәге 1186нчы һәм 2116нчы мәктәпләре укучылары шагыйрьнең шигырьләрен укыды. Акциядә Зябликово районы вәкилләре, кадетлар, мәктәп укучылары, хәрбиләр һәм җәмәгатьчелек вәкилләре катнашты.

Истәлекле чара герой-шагыйрь монументына чәчәкләр салу белән тәмамланды.

Фото: t.me/PolpredstvoRT




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса