Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турнирында җиңүчеләргә суыткыч бүләк ителәчәк

0

Бүген Чаллы шәһәренең Боз сараенда каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» газетасы гамәлгә куйган көрәш турниры башланды. Биредә 60, 65, 70, 75, 80, 85, 90, 100, 130 һәм 130 килограммнан авыррак үлчәү авырлыкларында 400дән артык көрәшче көч сынаша. Быел турнир үзенчәлекле – ул берьюлы өч мөһим датага: бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуга, Чаллы шәһәренең 400 еллыгына һәм «КамАЗ» заводында беренче йөк машинасы чыгарылуга 50 ел тулуга багышлана.

Турнир җиңүчеләренә беренче урынга – 100 мең, икенче урынга – 70 мең һәм ике өченче урынны яулаучыларга 50шәр мең сум күләмендә акчалата бүләк каралган.

Шулай ук оештыручылар хәбәр итүенчә, һәрбер үлчәү авырлыгында җиңү яулаган көрәшчегә Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиевтән махсус бүләкләр – суыткычлар тапшырылачак.

Фото:© «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

  • Муса Җәлил истәлегенә багышланган көрәш турниры ике көн дәвам итәчәк. 13 февральдә беренче әйләнешләр узды, иртәгә, 14 февральдә ярымфинал һәм финал алышлары көтелә.



Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса