Буран сәбәпле, Казан юлларында аварияләр саны артты
Буран сәбәпле, Казан юлларында юл-транспорт һәлакәтләре саны кискен арткан. Шәһәр дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, 18.00 сәгатькә юл-патруль хезмәте полкының дежур частенә аварияләр турында 300дән артык хәбәр килгән.
Элегрәк Дәүләт автоинспекциясе халыкны катлаулы һава шартлары турында кисәтте һәм мөмкин булганча шәхси транспорттан файдаланмаска киңәш итте.
