Татарстанда Куйбышев тимер юлының өч станциясен яңарталар
Быел Куйбышев тимер юлының Татарстанда урнашкан өч станциясе яңартылачак, дип хәбәр итә Куйбышев тимер юлының матбугат хезмәте.
«Куйбышев магистрале хезмәткәрләре республика территориясендә тимер юл станцияләренең пассажир платформаларын яңарту буенча комплекслы эшләр башкарачак», - диелә хәбәрдә.
Әлмәт районының Колшәрип станциясендә платформага килү юллары ясалачак, ә Түбән Кама районының Биклән, Бөгелмә районының Зәй станцияләрендә яңгырдан һәм кояштан саклый торган корылмалар урнаштырылачак.
Моннан тыш, кыштан соң тимерьюлчылар территорияләрне тәртипкә китерәчәк.
