Чүпрәледә ГТО буенча кышкы фестивальнең муниципаль этабы башланды
Чүпрәле районында хезмәт коллективлары арасында «Хезмәткә һәм оборонага әзер» комплексының кышкы фестивале башланды. Бу хакта «Туган як» газетасы яза.
«Чемпион» физкультура-сәламәтләндерү комплексы базасында районның «Спорт мәктәбе» хезмәткәрләре беренчеләрдән булып ГТО нормативларын үтәде.
Чарада катнашучыларны яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Руслан Вильданов сәламләде. Руслан Расыйх улы «Хезмәткә һәм оборонага әзер» (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексының яшь категорияләре өчен барлык нормативлар Россия Спорт министрлыгы тарафыннан билгеләнгән булуын искәртте һәм нормативларны үтәүдә уңышлар теләде.
Искәртеп үтәбез, фестивальдә ГТО комплексының ІХ-XVI баскычларына караган 25 яшьтән алып 64 яшькә кадәрге гражданнар катнаша. Команда 8 кешедән тора. Команда беренчелеге спорт программаларында команданың барлык катнашучылары тарафыннан ГТО комплексының тиешле яшь баскычларында җыелган очколар суммасы буенча билгеләнә.
Чаңгыда йөгерү нормативлары агымдагы елның 14 февралендә «Татарстанның чаңгы юллары – 2026» республика массакүләм ярышлары кысаларында кабул ителәчәк (Иске Чүпрәле авылының чаңгы базасы).
ГТО комплексы «Россия спорты» дәүләт программасы кысаларында гамәлгә ашырыла.
