Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14
15
16
17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгаруның 37 еллыгын билгеләп үтәчәк

0

15 февральдә Татарстанда Ватаннан читтә хезмәт бурычын үтәгән россиялеләрне искә алу көненә багышланган чаралар узачак. Бу хакта республиканың Яшьләр эшләре министрлыгында хәбәр иттеләр.

Митинг һәм Казанның Җиңү паркы янындагы сугышчы-интернационалистлар һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы чараның үзәк вакыйга булачак. Башлана - 10:00 сәгатьтә.

Быел совет гаскәрләренең чикләнгән контингентын Әфганстаннан чыгаруның 37 еллыгы билгеләп үтелә. Истәлекле көн алдыннан республика шәһәрләрендә һәм районнарында батырлык дәресләре, ветераннар белән очрашулар һәм патриотик акцияләр уза. Әйтик, Казан илкүләм тикшеренү техник университетында (КАИ) «Илшат Гәрәйхановның соңгы сугышы» фильмы күрсәтелде, ә Яшел Үзән районында «Солдат сугышны сайламый» дип аталган музыкаль конкурс узды.

Татарстан яшьләр эшләре буенча министр урынбасары Владислав Усанов билгеләп үткәнчә, 37 ел эчендә әлеге хәрби хәрәкәтләрнең иң яшь катнашучылары инде 55 яшьтән узган. Аның сүзләренчә, бүген ветераннар XXI гасыр яшьләре өчен остаз булырга һәм солдатларның батырлыклары турындагы истәлекне тапшырып кына калмыйча, ә илне сакларга әзер торуларын да расларга тиеш.

15 февраль чараларында Әфганстандагы хәрби хәрәкәтләр һәм махсус хәрби операция ветераннары, һәлак булганнарның гаилә әгъзалары, Юнармия, Бердәм Россия Яшь гвардиясе һәм Казанның волонтерлык берләшмәләре активистлары катнашачак.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса