Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Екатеринбург татарлары Муса Җәлилне искә алды

0

Екатеринбург татарлары күренекле татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил тууга нәкъ 120 ел тулуны билгеләп үтәргә җыелды. Бу хакта Татарстанның Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тантаналы чара Урал халыклары дуслыгы скверында урнашкан легендар герой һәйкәле янында башланды. Тантанада катнашучылар һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Катнашучылар алдында сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасының Свердловск өлкәсендәге Даими вәкиллеге консультанты Рифат Йосыпов чыгыш ясады.

Татар җәмәгатьчелеге вәкилләренең чыгышлары аеруча игътибар җәлеп итте. «Хәзинә» татар җәмгыяте активисты Ания ханым «Соңгы җыр» шигырен укыды. Язучы Хафиз Галиев Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында әсәрен тәкъдим итте.

Әлеге чара җәмгыятькә Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек һәм фидакарьлекнең мәңгелек кыйммәтләрен искә төшерергә сәбәп булды, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса