Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Истанбул губернаторлыгы китап уку культурасын Әмирхан Еники әсәрләре белән арттыра

0

Төркиядә Истанбул губернаторлыгы татар язучысы Әмирхан Еникинең хикәяләрен, әдәбият белеме өчен әһәмиятле әсәрләр дип бәяләп, китап буларак бастырды һәм барлык мәктәпләрнең китапханәләренә таратты. Ул аларны мәктәп балаларына һәм әдәбият сөючеләр өчен нәшер иткән. Бу хакта әдәбият белгече Альп Әрән Демиркая хәбәр итә.

Татар әдибенең әсәрләре Истанбул губернаторлыгы һәм Истанбул мәгариф идарәсенең «Мин укыйм, Истанбул укый» дип аталган уртак проекты кысаларында игътибар үзәгенә алынган. Губернатор Давут Гөл әйтүенчә, проектның максаты - төрек җәмгыятендә китап уку культурасын арттыру, төрек телен дөрес һәм нәтиҗәле куллануга өлеш кертү, мәктәп китапханәләрен баетеп, укучыларның китапларга ирешү мөмкинлеген җиңеләйтү.

Әмирхан Еникинең әсәрләре Альп Әрән Демиркая тарафыннан төрекчәгә тәрҗемә ителеп, «Бер генә сәгатькә», «Онытылмас минутлар» исемле хикәяләр җыентыклары биш ел элек меңәр данә тираж белән дөнья күргән иде. Алар кыска вакыт эчендә төрек әдәбият сөючеләре арасында зур кызыксыну уятты. Төркия мәдәният һәм туризм министрлыгы һәм иҗтимагый оешмалар әлеге җыентыкларны күпләп сатып алды. Инде менә алар Истанбул губернаторлыгы белән мәгариф идарәсенең дә игътибарын яулады.

Истанбул губернаторлыгы нәшер иткән «Бер генә сәгатькә», «Онытылмас минутлар» исемле китапларның тышлыгында губернатор Давут Гөл тарафыннан укучылар игътибарына язылган фикерләр урын алган. Анда Истанбул губернаторы: «...Проектыбыз кысаларында мәктәп китапханәләрен иң үзенчәлекле җирле һәм чит ил язучыларының әсәрләре белән баетабыз. Аларның кешелекне һәм дөньяны тануда гадәттән тыш дустыгыз булачагына чын күңелдән ышанам... Бу әсәрләрдәге һәр җөмлә яңа оофыклар ача, сезне бик кадерле юлга алып чыга...» - дип язган




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса