Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Галимҗан Гыйльмановның «Тукайның мең сере» китабы чыкты: Тукай – минем күңелемдә

0

«Әдәби кафе»да язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльмановның «Тукайның мең сере» китабы тәкъдим ителде. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Айдар Гыймадиев кунакларны сәламләп, сүзне авторга бирде.

  • Татар халкының, милләтнең бөек һәм легендар Тукае булган кебек, һәр татар кешесенең дә, бигрәк тә әдибенең, үз күңел Тукае бар. Шагыйрьнең 140 еллыгы уңаеннан әзерләнгән бу тупланмада язучы, әдәбиятчы Галимҗан Гыйльманов моңа кадәр мәгълүм булган, шулай ук кайбер яңа материаллар, истәлекләр нигезендә Тукайга үз мөнәсәбәтен белдерә, аның тормышы, иҗаты, шәхесе хакында җыйнак кына әдәби-публицистик парчалар тәкъдим итә, диелә китапта.

«Тукайның мең сере» гомер буе җыелган мәгълүматтан оешкан китап. Тукай минем күңелдә һәм Тукай минем каләм очында. Дөньяга карашымны формалаштыру барышында да күңелдә Тукайга кагылышлы шушы мәгълүмат җыелып килде», - диде язучы китапны тәкъдим итү кичәсендә.

«Тукайның портреты эш өстәлемдә тора. Бүген дә минем янда ул. Чөнки Тукай ниндидер әйбәт фикерләргә, иҗатка этәрә. Шушы фото мине гомерем буе озатып бара», - ди язучы.

Аның әйтүенчә, әлеге китапны формалаштыруда Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуровның да өлеше бар. «Зиннур абый фикердәшем, рецензент кебек инде ул, үзенең киңәшләрен әйтте. Күңел көндәлекләреннән Тукайга кагылышлы сораулар, бәхәсләр, ниндидер серләр, ачышлар урын алды. Китапта гади генә реплика рәвешендәге язмалар җыелды. Өстәлемдә мең парча бар. Монда 450ләбе кергән. Алар бик күп, аларны бастырып бетереп булмый», - диде ул.

«Мине борчыган, кызыксындырган, аптыраткан, гаҗәпләндергән, сокландырган мәсьәләләрне, проблемаларны, образларны әлеге китапта чыгарырга булдым. Парча ул - ниндидер мөнәсәбәтне белдерү, эчке халәтне билгеле бер темага көйләү. Шуңа күрә китапта бик җылы, хисле, күңелне иләсләндергән әйберләр дә бар. Шул вакытта Тукай тормышына, иҗатына кагылышлы гади генә фактик материаллар, үземнең идеяләр, теорияләр бар», - ди автор.

Галимҗан Гыйльманов китапны ике чыганактан файдаланып эшләвен әйтте. «Берсе - Тукайның томлыклары. Төп нөсхәләрдән генә файдаландым. Бары тик үземнең фикерләрем генә, мөнәсәбәтем, үземнең Тукаем. Икенчесе - Ибраһим Нуруллин төзегән 1986 елгы истәлекләр китабы. Мин ул китапны бик хөрмәт итәм. Ул Тукай вафатыннан соң басылып чыккан», - дип аңлатты китап авторы.

«Әдәбият белемендә бу формат әле булмагандыр да. Ләкин шуңа да карамастан, һәр өзек, һәр репликада - Тукай. Тукайга кагылышлы ниндидер сер ачыла... яки шул серне ачарга тырышу, яки ул серне калкытып кына кую бар. Зәйтүнә Мәүлүдова истәлекләренә дә мөрәҗәгать ителде. Гомумән алганда, Тукайның текстлары буенча бер кызык кына парчалар циклы килеп чыкты», - диде язучы.

Шулай ук, автор Тукайның рухиятен, эчке халәтен аңларга тырышуын билгеләп үтте. «Ниндидер кимчелекләр була калса, гафу үтенәм. Мин бер нәтиҗәгә килдем: Тукай үз гомерен яшәп киткән», - диде Галимҗан Гыйльманов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса