Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17
18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Зиннур Мансуров: Тукай әле һаман да ачылып бетмәгән, чөнки ул – бөек шәхес

0

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров язучы, шагыйрь, драматург, әдәбият галиме Галимҗан Гыйльмановның «Тукайның мең сере» китабын тәкъдим итү кичәсендә катнашты. Ул китапны бәяләде һәм Габдулла Тукай турында фикерләрен әйтте.

«Чыннан да, Тукай турында йөзләрчә, хәтта меңнәрчә шигырьләр язылгандыр, поэмалар, хикәяләр, романнар, пьесалар. Һәм, әлбәттә, безнең академик фәнебез дә Тукайны бик тулы итеп төрле яклап ачты. Дистәләрчә диссертацияләр якланды, монографияләр язылды. Моның өчен галимнәребезгә һәм бу әсәрләрне язган авторларыбызга рәхмәт. Әмма ләкин, барыбер Тукай әле һаман да ачылып бетмәгән», - диде ул.

Аның фикеренчә, Тукай ул – безнең рухи символыбыз. «Шуңа күрә Тукай турында (бигрәк тә апрель айларында) бик күп сөйләшәбез, язабыз, төрле конференцияләр, форумнар үткәрәбез. Минем күзәтүемчә, шушы сөйләшүләрдә кайбер кешеләр, хәтта чит милләт вәкилләре дә: «Булды, Тукай турында бик күп язылган бит инде», - дип кайвакыт үзләренең фикерләрен белдерә», - диде Зиннур Мансуров.

«Бер зур портретны күз алдына китерсәк, бу портретта әле кайбер детальләр әле һаман да ясалып бетмәгән. Бу табигый, чөнки Тукай ул – бөек шәхесләр җөмләсеннән. Ә бөек шәхесләрнең дөньясын беркайчан да ачып бетереп булмый. Ул – иксез-чиксез галәм. Менә безнең Тукаебыз шундый», - дип саный халык шагыйре.

Зиннур Мансуров фикер белдерүчеләргә дә җавап бирде. «Күңелегез тыныч булсын, әле без, Алла бирса, Тукаебыз дөньясын ачачакбыз. Хәтерлим, университетта укыганда безнең курсны атаклы Тукайчы Ибраһим Нуруллин җитәкләде. Ул миңа бик күп курс эшләре, авыр-авыр темалар бирде, язарга туры килде. Мәсәлән, «Тукай иҗатында салкынлык образы», - дип искә алды ул.

«Курс эшен яздым. Салкынлык образлары Тукай иҗатында ярылып ята. Шуннан Ибраһим абый: «Син Тукай турында уйлан, Тукай турында язарга тырыш, булдыра аласың», - дип, күңелемне күтәрә иде. Мин уйлый-уйлый «Тукай белән әңгәмәләр» проектына алындым. Чөнки хыялым бар иде. Йөзләгән диссертация, монографияләр язылган, ә мин беркемгә дә охшамаган бер хезмәт тудырырга уйлап йөрдем. Ниһаять, тормышка ашырдым. «Тукай белән әңгәмәләр» һәм «Тукайча татар кодексы» – татар, рус һәм инглиз телләрендә өч китап булып басылып чыкты», - диде ул.

Ул Галимҗан Гыйльмановның яңа басылып чыккан китабына карата да фикерен белдерде. «Яшьлек максимилизмы һаман да яши. Көтмәгәндә Галимҗан Гыйльмановның «Тукайның мең сере» дигән кулъязмасы кулыма килеп керде. Һәм мин аны укып чыккач шаккатым. Менә бит, көтелмәгән кыйммәт! Бу хезмәт эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да бик кызыклы», - диде.

«Бу парчаларда Тукай шәхес, гади кеше һәм олуг шагыйрь буларак тагын да киңрәк ачыла. Галимҗан бит инде ул шигырьләр дә, проза да яза... Һәм галим дә. Бу фәнни нигезгә корылган хезмәт. Тукай фәнен өйрәнүгә, минемчә, зур өлеш керде», - диде Зиннур Мансуров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса