Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстанда -29 градуска кадәр салкын көтелә

0

Көчле кар явудан соң Татарстанга салкыннар килә. Бу хакта «Татар-информ»га бүген ТР Гидрометеорология үзәге башлыгы Феликс Гоголь хәбәр итте.

«Антициклон йогынтысында температура кимү көтелә. Көнбатыштан салкын һава массалары киләчәк. Акрынлап атмосфера басымы күтәрелә, ә температура кими башлый», - дип сөйләде ул.

Гоголь мәгълүматларына караганда, төбәк антициклонның тыл өлешендә. Якын көннәрдә температура кимү көтелә.

«Алдагы төндә республикада минималь температура -13..-18 градус тәшкил итәчәк. Аязганда -20..-23 градуска кадәр була. Иртәгә көндез -8..-13 градус салкын көтелә. 19 февральдә республикада төнлә температура -19..-24 градус, көнчыгышта -29 градус була. Көндез -9..-14 градус фаразлана. 20 февральдә температура әкренләп арта башлаячак һәм көндез -5..-10 градус тәшкил итәчәк», - дип билгеләде Гоголь.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса