Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18
19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Равил Әхмәтшин Мәскәүдәге югары уку йортлары студентлары белән очрашты

0

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы Яшьләр советы белән очрашты. Бу хакта вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Мәскәүдә Тулы вәкаләтле вәкиллектә Мәскәү дәүләт университеты, Мәскәү дәүләт халыкара мөнәсәбәтләр институты һәм Югары икътисад мәктәбе студентлары җыелган – нигездә беренче курс студентлары, үз югары уку йортлары каршындагы Татарстан якташлык җәмгыятьләре әгъзалары. Билгеләп үтелгәнчә, аларның күбесе Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегенә беренче мәртәбә килгән.

Равил Әхмәтшин студентларны илнең әйдәп баручы югары уку йортларына керүләре һәм укый башлаулары белән котлый. Ул Мәскәүдә Тулы вәкаләтле вәкиллекнең максатлары һәм бурычлары, башкала төбәгендә якташларны берләштерүгә юнәлдерелгән эш турында сөйли, шулай ук яшьләрне 11 апрельдә узачак «Мәскәү – Татарстан күпере» XI Мәскәү яшьләр форумына чакыра.

Тулы вәкаләтле вәкил ассызыклаганча, Мәскәүнең әйдәп баручы югары уку йортлары каршында 22 якташлык җәмгыяте (клуб) эшли, алар Тулы вәкаләтле вәкиллек каршындагы Яшьләр советына керә. Шулай ук хәбәр ителгәнчә, Татарстан Республикасы Мәскәүнең 12 югары уку йорты белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән, ә җидесендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе булган, анда ул җитәкчелек һәм якташ студентлар белән очрашулар үткәргән.

Очрашуда Мәскәү политехника университеты проректоры Гүзәл Шәрипҗанова, РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының юридик факультеты деканы Гөлнара Ручкина һәм башкалар катнаша.

Очрашу азагында студентлар Равил Әхмәтшинга һәм кунакларга сораулар бирә. Алар, аерым алганда, Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиллегендә практика узу мөмкинлегенә һәм укуны тәмамлаганнан соң республикада эшкә урнашу перспективаларына кагыла, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса