Фазлыева: Казан Ислам дөньясының төп кыйммәтләрен күрсәтергә тиеш
Казанның 2026 елда ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуы – бөтен ил өчен зур вакыйга, шулай ук Татарстан һәм тулаем Россия өчен зур җаваплылык. Бу хакта «Интерфакс»тагы матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева белдерде.
«Татарстанның җаваплылык дәрәҗәсе югары. Ислам дөньясының барлык төп постулатларын һәм кыйммәтләрен югары дәрәҗәдә тәкъдим итәргә кирәк. Монда мәдәният зур роль уйный. Безнең республикага килүчеләр илебезнең барлык кешеләрендә игелек, иҗадилек, җылылык күрәләр», - дип белдерде ул.
Бер елга Ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын алуга бәйле рәвештә Казанда бик күп төрле юнәлештәге чаралар планлаштырылган. Шул исәптән кунаклар Татарстанның һәм бөтен Россиянең туристик потенциалы белән таныша алачак, дип өстәде ТР вице-премьеры.
