Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

БРИКС илләре матурлык бәйгесенә Казанга 17 илдән гүзәл затлар киләчәк

0

1 марттан 8 мартка кадәр Татарстан башкаласында MISS BRICS / MRS BRICS / LITTLE MISS BRICS 2026 матурлык бәйгесе узачак. Анда 17 илдән катнашучылар киләчәк. Бу хакта «Интерфакс» тагы матбугат конференциясендә ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева хәбәр итте.

«Казанда беренче Халыкара Мисс, Миссис һәм Мини-мисс БРИКС конкурсы узачак. Бу Татарстанга, Россиягә һәм бөтен дөньяга зур бүләк. Алар милли код, тарих, гореф – гадәтләр белән уртаклашачак, берничә көнгә матурлык һәм иҗат атмосферасына чума алачак», - дип белдерде ул.

Татарстан күп тапкырлар зур халыкара вакыйгаларны оештыручы булды, шул исәптән БРИКС линиясе буенча. Республиканың мондый чараларны уздыруда зур тәҗрибәсе бар, дип ассызыклады Фазлыева.

Үзләренең катнашуларын раслаган илләр арасында Бразилия, Һиндстан, Кытай, Индонезия, Көньяк Африка, Малайзия, Нигерия, Боливия, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре һәм башкалар бар. Конкурсантларны өч юнәлеш буенча да төрле сынаулар көтә. Аларны Татарстан мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән таныштырачаклар, дип сөйләде конкурс президенты Динара Сәләхова.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса