Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19
20
21
22
23
24
25
26
27
28

Миңнеханов сәнәгый җитештерү турында: 6 триллионны уздык, хыялда 10 триллион булырга тиеш

0

Татарстанда 2025 елдагы сәнәгать эшчәнлегенә йомгак ясалды. Күрсәткечләрнең яхшы булуына да карамастан, 2026 ел республика индустриясе өчен җиңел булмас кебек. ТР сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко предприятиеләргә ярдәм күрсәтү өчен нинди тәкъдимнәр белән чыгыш ясады һәм ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов нәрсәгә игътибар итте. Бу хакта тулырак - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

«Атом» электромобиле һәм Sollers минивэннары

Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы коллегиясе быел Түбән Камада халык иҗаты йортында узды. Күркәм гадәткә кергәнчә, әлеге уңайдан республика предприятиеләре продукциясе урын алган масштаблы күргәзмә дә оештырылды.

Быел экспозицияне ике өлешкә бүлгәннәр: машина төзелеше экспозициясе бина янындагы парковкага урнаштырылган иде, ә эчтә республиканың башка сәнәгать предприятиеләре үз продукциясен һәм технологияләрен тәкъдим итте.

Коллегиядә катнашучылар урамда КАМАЗ йөк машиналары, авыл хуҗалыгы техникасы, автобуслар белән танышты

Фото: rais.tatarstan.ru

Коллегиядә катнашучылар урамда КАМАЗ йөк машиналары, авыл хуҗалыгы техникасы, «Лотос» автобуслары, «Ансат» вертолеты, шулай ук Sollers компаниясенең яңа минивэннары белән танышты.

КАМАЗ башлыгы Сергей Когогин инициативасы һәм акчалата ярдәме белән эшләнгән «Атом» электромобиле иң күркәм экспонатларның берсе булды. Ул быелның апрелендә сатуга чыгар дип көтелә. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, шушы көннәрдә Түбән Кама башлыгы Радмир Беляев «Кама» АҖ (электромобильләр җитештерүче) директоры Игорь Поваразднюк белән машиналар сатып алу турында килешү имзалады. Компания вәкиле «Татар-информ» агентлыгына «Кама»ның башка шәһәрләр белән дә шундый ук килешүләр төзергә теләве турында сөйләде.

Парковкада Тува тирмәсе дә урнаштырылган иде, анда Казанның тува милли-мәдәни автономиясе вәкилләре кунакларны халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм кухнясы белән таныштырды

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Сәнәгать кластеры продукциясеннән тыш, парковкада Тува тирмәсе дә урнаштырылган иде, анда Казанның тува милли-мәдәни автономиясе вәкилләре кунакларны халыкның мәдәнияте, гореф-гадәтләре һәм кухнясы белән таныштырды.

Күргәзмәнең икенче өлешендә кунаклар машина төзелеше өчен компонентлар җитештерү, ясалма фәһем базасында яңа эшләнмәләр һәм технологияләр, шулай ук Татарстан предприятиеләренең тагын да нәтиҗәлерәк эшләве өчен яңа сервислар белән танышты.

Күргәзмәнең икенче өлешендә кунаклар машина төзелеше өчен компонентлар производствосы белән танышты

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Төяп җибәрелгән продукция күләме 6 триллион сумнан арткан

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко докладын узган елдагы төп икътисади күрсәткечләрдән башлады: республикада сәнәгать җитештерүе 10 процентка арткан, ә төяп озатылган продукция күләме 6 триллион сумга җиткән.

«Инде дүрт ел илебез махсус хәрби операция һәм санкцияләр шартларында яши һәм эшли. Бу вакыт эчендә республикада икътисади темпларның кимүенә юл куелмады. Ел саен продукцияне төяп озату һәм сәнәгать җитештерүе күләме арта барды. Дәүләт оборона заказы дүрт тапкыр артты. Татарстанның 200дән артык предприятиесе илебезнең иминлеген тәэмин итә», - дип искәртте Коробченко.

Аның сүзләренчә, 2026 елда республикага:

  • 10 мең хезмәткәргә 70 берәмлек роботлаштыру тыгызлыгына ирешергә;
  • пилотсыз авиация системалары фәнни-җитештерү үзәген төзү эшләрен тәмамларга һәм резидентлар җәлеп итәргә;
  • автомобильләр, самолетлар, вертолетлар һәм башка техника җитештерүне арттырырга кирәк.

Олег Коробченко: «Ел саен продукцияне төяп озату һәм сәнәгать җитештерүе күләме арта барды. Дәүләт оборона заказы дүрт тапкыр артты. Татарстанның 200дән артык предприятиесе илебезнең иминлеген тәэмин итә»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Салым ташламалары һәм «сәнәгать форпостлары»

Бу максатларга ирешү өчен Коробченко республика предприятиеләре өчен сизелерлек ярдәм булачак реформалар тәкъдим итте. Ул искәрткәнчә, Россия Президенты Владимир Путин 2030 елга тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә сарыф ителгән чыгымнарны эчке тулаем продуктның кимендә 2 процентына кадәр арттыру бурычын куйган, моның өчен бизнестан инвестицияләр ике тапкыр үсәргә тиеш.

«Шуңа күрә предприятиеләрне фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләренә салымнардан азат итәргә кирәк», – дип белдерде Коробченко.

Аның сүзләренчә, сәнәгатьчеләр фәнни эшләнмәләргә никадәр күбрәк акча кертсә, производстволарның технологик куәте һәм табышы шулкадәр артачак.

Ул шулай ук кешеләр эшкә яки белем алу өчен бер торак пункттан икенчесенә күчеп йөргән районнарда сәнәгать форпостлары төзергә тәкъдим итте, чөнки дистәләгән мең татарстанлы хәзерге вакытта башка төбәкләрдә эшләргә мәҗбүр. Бу мәйданчыклар сәнәгать һәм социаль инфраструктура, шулай ук арзанлы электр энергиясе һәм салым ташламалары белән тәэмин ителгән.

Моннан тыш, Коробченко маркировка керткәндә продукциянең үзенчәлеген исәпкә алырга чакырды. Ул Кукмара киез итек-киез комбинатын атап үтте, анда маркировка киез итекләрнең кыйммәтләнүенә һәм ихтыяҗның кимүенә китергән. Шул ук вакытта, бу продукциягә охшатып ясау очраклары күзәтелмәгән.

Альберт Кәримов: «Бүген республика ирешкән күрсәткечләр (сәнәгать җитештерүе күләме - 6 триллион сум, сәнәгый җитештерү индексы - 10 процентка якын) чыннан да зур ихтирам хисләре уята»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кәримов Татарстанның уңышларын югары бәяләде

Татарстанның узган елда сәнәгатьне үстерүдәге казанышлары зур ихтирам хисләре уята. Россия сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Альберт Кәримов (ул элек ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгын җитәкләде) шундый бәя бирде.

«Бүген республика ирешкән күрсәткечләр (сәнәгать җитештерүе күләме - 6 триллион сум, сәнәгый җитештерү индексы - 10 процентка якын) чыннан да зур ихтирам хисләре уята. Үз вакытында без бу саннар турында хыяллана гына ала идек, ә бүген бу инде – чынбарлык», - дип белдерде Кәримов.

Ул билгеләп үткәнчә, мондый уңышлар Россия буенча гомуми фонда аеруча нык сизелә, анда эшкәртү сәнәгатендә үсеш 3,6 процент кына тәшкил иткән.

Рөстәм Миңнеханов: «Алты триллион сумлык сәнәгать продукциясе - бик зур сан»

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Биш триллион турында хыялланган идек, алты триллионны уздык»

«Алты триллион сумлык сәнәгать продукциясе - бик зур сан. Бу санны биш триллионга җиткерү турында хыяллануымны хәтерлим әле. Без биш триллион турында хыялландык. Ә бүген инде алты триллионны уздык. Һәм, әлбәттә, хыялда ун триллион булырга тиеш», - дип, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов коллегиягә йомгак ясарга кереште.

Ул билгеләп үткәнчә, бөтен ил өчен катлаулы чорда иң мөһиме – җитештерү мәйданчыкларын һәм предприятие коллективларын саклап калу. «Без моны бер тапкыр уздык инде», - дип билгеләп үтте ТР Рәисе.

Рөстәм Миңнеханов белдергәнчә, узган ел йомгаклары буенча Татарстанда сәнәгать җитештерүе үсүгә карамастан, быелгы ел сәнәгать өчен бик катлаулы булачак.

«Ничек кенә булса да, туктап калырга ярамый. Бер урында басып тору – артка бару дигән сүз. Шуңа күрә бу мәсьәләләр бик тә мөһим», - дип искәртте ТР Рәисе.

Ул шулай ук республика предприятиеләре җитәкчелегенә Татарстан икътисадына керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

«Республика бюджетының якынча 600 миллиардын үз керемнәре (салым һәм салым булмаган керемнәр - Т-и иск.) тәшкил итә. Республика территориясендә 2 триллионнан артык салым ресурсы формалаштырыла. Без Россия дәүләте өчен зур салым түләүче. Бу - сезнең эшегез, бу - сезнең казанышларыгыз», - диде Миңнеханов.

«Татар-информ», Александр Хевронин




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса