Казанда Җиңү юбилейлары уңаеннан медальләр белән бүләкләнгән ветеранга 95 яшь тулган
Казаннан тыл хезмәтчәне Агезибә Вәлиева бүген туган көнен билгеләп үтә. Аңа 95 яшь тулган. Пенсионер сугыш вакытында колхозда, ә соңыннан баш киемнәре фабрикасында эшләгән. Бу хакта «Татар-информ»га ТР Хезмәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Агезибә Сабировна 1931 елның 19 февралендә Татарстанның Актаныш районы Тимеркүл авылында туган. Сугыш вакытында колхозда эшләгән. Сугыштан соң элемтә техникумына укырга кергән. Укып бетергәч, кияүгә чыккан, балалар тапкан. Вәлиева баш киемнәре фабрикасында эшләгән», - дип сөйләделәр матбугат хезмәтендә.
Бүгенге көндә Агезибә Вәлиева үзен канәгатьләндерерлек хис итә, өй эчендә хәрәкәт итә һәм үзен үзе карый, сөйләшә ала. Ветеран кызы белән бергә яши.
Вәлиеваның «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 55 ел», «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел» һәм «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел»юбилей медальләре бар.
