«Туган авылым»да беренче ифтар: Һәр кешенең йөрәгендә иман булырга тиеш
Бүген – традиция буенча алтынчы ел – Рамазан аеның беренче көнендә Казанның «Туган авылым» милли комплексында ифтар мәҗлесе узды.
Авыз ачу вакыты әле 16 сәгать 57 минутта гына булса да, күпчелек кунаклар бер сәгать алдан килеп, үзара гәпләшеп, хәл-әхвәл белештеләр. Гадәттә, «Туган авылым» комплексы җитәкчеләре әлеге ифтар мәҗлесенә Хөкүмәт вәкилләрен, төрле илләрнең Казандагы консулларын, милли мохтарият җитәкчеләрен, төрле өлкәләрнең зыялыларын чакыра.
Ифтар мәҗлесенә Хөкүмәт вәкилләреннән ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов килгән иде.
«Бу айда ачык булырга кирәк. Ачык булсаң кешегә, шундый рәхәт үзеңә»
«Туган авылым» комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов чара башланганчы журналистларга 250-300ләп кеше килүе көтелә дигән иде. Шулай булгандыр да, мөгаен. Өстәлләр шыгрым тулы иде. Түрдәге өстәлләргә хатын-кызлар урнашты, аннан соң ир-атлар өчен өстәлләр әзерләнгән иде.
«Бу айны түземсезлек белән көттек, сагындык. Без ифтарларга старт бирәбез. Килгән барлык кешегә рәхмәт. Консуллар, диаспора җитәкчеләре ел дәвамында гел безнең белән бергә, алар бирегә үз кунакларын алып киләләр. Татар кунакчыллыгы белән дан тота, шуңа күрә һәрвакыт кунакларны «Туган авылым»да бик теләп каршы алабыз», – диде Радик Абдрахманов кунакларны сәламләп.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Аның сүзләренчә, «Туган авылым»да көн саен ифтар мәҗлесләре уза. «Төрле тематик ифтарлар уздырыла, хатын-кызлар ифтары, консуллар үз ифтарларын биредә үткәрә, дуслар берләшеп, үзләренең гомуми ифтарларын оештыра. Без ифтарлар үткәрү модасына нигез салучы булдык. Хәзер бик күп яшьләр ураза тота, тәравихләргә йөри, ифтарлар уздыра, намаз укый. Яшьләрнең дини яктан үсүе шәп. Һәр кешенең йөрәгендә иман булырга тиеш, иман булса, игелек була», – диде Радик Абдрахманов «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул барлык ифтарлар төрле конфессия вәкилләрен берләштерүгә юнәлдерелгән булуын да ассызыклап узды. Бүгенге мәҗлескә дә Роман һәм Владимир атакай килгән иде.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Радик Абдрахманов сүзләренчә, дини тормышта активлыгы өчен Аллаһы Тәгалә дә аны бүләкли. «Миңа Аллаһтан бәрәкәт килә. Барлык проектларыбыз үсеш ала. Безнең комплекс аша бик күп кеше уза. Консуллар, мөфти дә кунакларын бирегә алып килә. Без – татарлар – кунаклар каршы алырга яратабыз. Кунакларны үзебезнең кухня, традицияләр белән гаҗәпләндерәбез. Шушы ифтарлар да бәрәкәт иңүдә этәргеч дип уйлыйм. Бу айда ачык булырга кирәк. Ачык булсаң кешегә, шундый рәхәт үзеңә», – ди «Туган авылым» хуҗасы.
«Рамазан мөбарәк булсын! Аллаһ догаларны кабул кылсын!» – дип теләде ул.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Бу айда үзеңне тыю, контрольдә тота белү мөһим»
Милли активист, Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Ямалиев та бүгенге ифтарның төрле һөнәр ияләре бер урынга җыелуы белән әһәмиятле булуын әйтте.
«Бу традициягә – алтынчы ел. Беренче ифтарны Казанда уздырабыз. Радикның ифтары нәрсәсе белән аерылып тора дисәк, монда төрле һөнәр, төрле өлкә кешеләре җыела. Шуның белән кызыклы да бу ифтар.
Без Мәскәүдә дә Рамазан алдыннан аңлату эшләре үткәрәбез. Ифтарның нәрсә икәнен аңлатабыз, чөнки аңламаучылар бар. Ифтар ул – ашау-эчү генә түгел, ул – ниятләр, эчке халәт, баштагы фикерләр. Бу айда үзеңне тыю, контрольдә тота белү мөһим. Һәм Аллаһтан курку халәте аннан соң да сакланырга тиеш», – дип сөйләде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Рөстәм Ямалиев сүзләренчә, аңлату эшләре үткәрелгәнгә, Мәскәүдә ураза тотучы яшьләр дә елдан ел арта. «250 кеше намазда, ураза тотабыз. Динилек кирәк безгә. Яшьләр Аллаһтан куркырга, күңелләрендә иман булырга тиеш», –диде.
Ул, шулай ук, Рамазан аенда, хәрби операциядә һәлак булганнарның тормыш иптәшләрен җыеп, дүртенче ел рәттән Түбән Камада очрашулар үткәрүләрен әйтте. «Безнең хәйрия акциясе ул. Узган атнада 60 кешене җыйган идек, Рамазан вакытында тагын 60 гаиләне җыябыз. Корбаннар юкка булмаган, алар безнең белән, безнең күңелләрдә яши, дип аңлатабыз, юатабыз», – диде Ямалиев.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Рамазан – Аллаһның рәхмәтенә ирешү, газабыннан котылу аедыр»
ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары, «Кол Шәриф» мәчете имам-хатыйбы Илфар хәзрәт Хәсәнов Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән мәҗлес кунакларын Рамазан ае башлану белән котлады.
«Галәмнәребезне юктан бар кылган бөек кодрәт иясе Аллаһы Тәгаләгә мөбарәк Рамазан шәриф айларында мактауларыбыз барып ирешсен. Раббыбыз биргән нигъмәтләргә шөкераналарыбыз, җилкәләребезгә төшкән сынауларга күркәм чыдамлыкларыбыз булып, һәрдаим риза-канәгать халәттә гомер кичерергә Раббыбыз барчаларыбызга насыйп әйләсә иде. Радик кардәшебезнең чакыруын кабул итеп, күркәм авыз ачу мәҗлесендә шәрәфле кунак булып утырган, ихлас сәламнәребезне җиткергән һәммәбезнең уразаларын Раббыбыз кабул итсен!» – дигән теләкләрен юллады Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Ул махсус хәрби операциядә булган егетләрне дә искә алды. «Безнең тынычлыгыбызны кайгырткан, сугыш мәйданында көрәштә булган, үзләренең каннарын һәм гомерләрен кызганмыйча шәһит киткән солдат егетләребезнең рухларын Аллаһ шат кылып, аларны җәннәт әһелләреннән булырга насыйп итсен иде. Без алар аркасында тынычлыкта, иминлектә матур гомер итәбез», – дип ассызыклады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
«Һәркемнең тоткан уразасының әҗере үзенә була»
Илфар хәзрәт Хәсәнов чыгышында вәгазь дә укыды.
«Рамазан – Аллаһның рәхмәтенә ирешү, газабыннан котылу аедыр. Кешенең һәр кылган гамәле үзе өчен: Коръәнен укыса да, сәдака бирсә дә, шәкертләрне тәрбия кыламы, мәчет төзиме – үзе өчен. Тоткан уразасының әҗере дә үзенә була», – дип Илфар хәзрәт Кыямәт көнендә гөнаһларын ярлыклау өчен һәркемгә шул саваплары булышачагын искәртте.
«Аллаһы Тәгалә рәхмәтен ирештерергә тели. Әгәр берәү Раббысына гына ышанып, аңардан гына әҗер саваплар өмет итеп, ихлас күңеленнән ураза гыйбадәтен үтәсә, барча гөнаһларыннан пакъланыр, арыныр. Кеше җитди сәбәп аркасында ураза тота алмаса, тәравих намазларын да укый алмаса, бу кеше гөнаһтан арынудан мәхрүм калдымы дисәк – юк. Әгәр Рамазанның бер кичәсен – Кадер кичәсен генә гамәл-гыйбадәттә уздырса да, Аллаһ шушы бәндәнең гөнаһларын кичерер, дигән. Кылган гөнаһлар аркасында җилкәләребезгә бәлалар килә», – дип искәртте хәзрәт.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Ифтар мәҗлесендә бүләкләүләр дә булды. «Россия хезмәт фидакарьлеге» оешмасының Татарстан буенча оешмасы рәисе Мансур Хашимов Радик Абдрахмановка Рәхмәт хаты тапшырды.
ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Алсу Әсәдуллина яшьләргә дини өлкәдә, белем бирү өлкәсендә әһәмиятле проектлары, яшьләрне тәрбияләүгә өлеш керткәне өчен, ТР мәгариф һәм фән министрының Рәхмәт хатын тапшырды.
Алга таба кичә Аллаһка мөрәҗәгать, ялвару белән бәйле борынгы халык жанры – мөнәҗәтләр белән дәвам итте. Татарстанның халык артисты Марат Галимов, атказанган артист Марсель Вәгыйзов чыгыш ясады.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
