Казан аэропортында эчке һәм халыкара рейслар тоткарлана
Казан аэропортында берничә эчке һәм халыкара рейс тоткарлана. Бу хакта аэропортның онлайн-таблосыннан күренә.
Истанбулга, Шарм‑эль‑Шәехкә, Мәскәүгә, Санкт‑Петербургка, Уфага һәм Минераль Суларга рейсларга тоткарлана.
Мәскәү, Дүшәнбе, Иркутск, Әстерхан, Истанбулдан рейслар сожга калып килә. Минераль Сулардан рейс 20 февральдә 23:00 сәгатьтән 21 февральдә 05:00 сәгатькә күчерелгән.
Төнлә Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы режимы гамәлдә булды. Белдерү гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кушымтасында Мәскәү вакыты буенча 02:16 да барлыкка килде һәм 07:07 дә алынды. Аэропортлар өчен чикләүләр кертелмәде.
