Татарстанда машина йөртүчеләрне шәхси транспортта йөрүдән баш тартырга чакырдылар
Татарстанда яшәүчеләрне һава торышы начар булганга шәхси автоларда йөрүдән баш тартырга чакырдылар. Дәүләт автоинспекциясендә шулай ук торак пунктлардан читкә чыкмаска сорадылар.
Исегезгә төшерәбез, бүген синоптиклар республикада кар явуын фаразлый, урыны белән көчле явым-төшем һәм буран булуы ихтимал.
09.50 сәгатьтән Татарстанда «Урал» М5 трассасы участогында автобуслар һәм йөк автомобильләре өчен чикләүләр гамәлдә.
