Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Февраль
2026
1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 12 13 14 15 16 17 18 19 20 21
22
23
24
25
26
27
28

Татарстан Рәисе катнашында Ватанны Саклаучылар көненә багышланган тантана башланды

0

Бүген «Казан Экспо»да Илһам Шакиров исемендәге залда 23 февраль - Ватанны Саклаучылар көненә багышланган зур тантана уза. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, министрлык-ведомство җитәкчеләре, район-шәһәр башлыклары, хәрбиләр катнаша.

Алып баручылар Татарстанда 2026 ел Хәрби һәм хезмәт батырлыгы елы булуын искәртте. «Һәркем бер йодрык булып җиңү өчен көрәшә. Кемдер алгы сызыкта, кемдер тылда эшли, кемдер сүз һәм гамәле белән булыша», - диделәр.

Сәхнә уртасына Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт флаглары чыгарылды. Россия һәм Татарстанның дәүләт гимннары яңгырады. Аннары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.

«Бу бәйрәм - халкыбызның хәрби батырлыгына, ил иминлеген яклаучыларга хөрмәт белдерү көне», - дип мөрәҗәгать итте Татарстан Рәисе.

Ул бер ел элек шушы стеналарда Ватанны саклаучы елы игълан ителгәнен искәртте. Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, ел тәмамланса да, кайгыртучанлык беркайчан бетмәячәк.

«Саклаучы ул - кулына корал тотып йөрүче генә түгел, ә иле, гаиләсе сагында торучы», - дип ассызыклады Татарстан Рәисе.

Хәзерге минутларда Рөстәм Миңнеханов Ватанны саклау һәм патриотик тәрбия эшендә зур өлеш керткәннәргә дәүләт бүләкләрен тапшыра.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса