Казан һәм Түбән Кама аэропортларында соңгы тәүлектә икенче тапкыр чикләүләр кертелде
Казан һәм Түбән Кама аэропортларында соңгы тәүлектә икенче тапкыр самолетларны кабул итү һәм җибәрүгә чикләүләр кертелде. Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының рәсми кушымтасында хәбәр ителә.
Элегрәк чикләүләрне кичә 23:32 сәгатьтә керттеләр һәм бүген 5:16 сәгатьтә гамәлдән чыгардылар.
