Алабуга башлыгы: Район территориясендә дошман БПЛАсы уңышлы бәреп төшерелде
ТР Алабуга районы башлыгы Рөстәм Нуриев хәбәр иткәнчә, район территориясендә дошман БПЛАлары уңышлы бәреп төшерелгән.
«Бүген ПВО көчләре район территориясендә дошманның пилотсыз очу аппаратларын уңышлы бәреп төшерде. Бердәм хезмәтләре өчен яклаучыларыбызга рәхмәт белдерәм!» – дип хәбәр итте Нуриев.
Корбаннар һәм җимерелүләр юк.
